"Шатлык" приютында патриотик юнәлештәге чара үткәрелде

2016 елның 18 ноябре, җомга

17 ноябрьдә “Шатлык” социаль приты белгече Закалова О.Ю. “Без Сталинград диварларыннан җиңүгә килдек” дип аталган дәрес уздырды.

Әлеге чара Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 71 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Чара барышында приют карамагындагы балалар “Коткаручы артеллеристлар” дип аталган фильм карады, аннары балаларга Советлар Союзы геройлары турында сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International