ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күп балалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен кафеда төшке аш оештырды.

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 18 нче ноябрьдә 1нче рәсем мәктәбе белән хезмәттәшлек кысаларында Байбеков Ф.А. җитәкчелегендә “Яраткан җәнлекләр” темасында мастер-класс уздырылды. 

Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында юрисконсультант, психолог, социаль белгеч, опека һәм попечительлек бүлеге белгече катнашында балалар хокукларын яклауга юнәлдерелгән чаралар узды.

 

2016 нчы елның 18 нче ноябрендә Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Умырзая” ветераннар хоры концерт куйды. Чараны Хайбулова  Рәмзия оештырды.

 

Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Апас районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды. Чарада башкарма комитеты, район полиция бүлеге, "Рассвет" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе вәкилләре, ветераннар советы һәм нотариус катнашты.

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты учреждение ачылганга 15 ел узуын билгеләп үтте.

 

Бүген Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләренең план чыгышы узды. Әлеге чыгыш авыл җирлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерү максатыннан оештырылды. Чара барышында барлыгы 18 пенсионер һәм инвалид тикшерелде.

 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Китапханәче актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйковага 110 ел тулуына багышланган "Калфаклы сандугач" дип исемләнгән чара әзерләгән иде.

 

Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары катнашында тематик чаралар үткәрелде.

 

"Ветеранга ярдәм ит" акция кысаларында "Волонтер" үзәге волонтерлары Лениногорск “Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Әминә Раджанова Бөек Ватан сугышы ветераны Хамат Хөсәенов һәм аның хатынын хезмәт ветераны Әлфия Шафикова янына бардылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International