Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Чаллы, Б Кариле, Буратасы, Балчыклы, Караталга, Ст.Барышево, Картапа авыл җирлекләрендә булып кайтты.
Үзәк белгечләре гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү буенча консультация үткәрде, ялгыз өлкәннәр һәм балалы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерде.
Күчмә чара барышында 6 ялгыз яшәүче гражданга төрле социаль хезмәт күрсәтелде, шуларның 2енә социаль-медицина, 6ына социаль-психологик һәм 2 гражданга интернат-йортка урнашу шартлары турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук, гражданнарга "Янгын куркынычсызлыгы чаралары" белешмәлеге һәм буклетлар тапшырылды.