Мамадыш районында социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфаты тикшерелде

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләренең план чыгышы узды. Әлеге чыгыш авыл җирлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерү максатыннан оештырылды. Чара барышында барлыгы 18 пенсионер һәм инвалид тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә барлык пенсионерлар күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгатьлеген белдерде.

Шулай ук, чара кысаларында пенсионерлар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә дә оештырылды, белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International