Кукмара тернәкләндерү үзәгендә янгын бүлеге вәкилләре белән очрашу узды

2016 елның 18 ноябре, җомга

Кукмара “Мәрхәмәтлек” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында тернәкләнү узучы инвалид балалар, аларның әти-әниләре һәм учреждение хезмәткәрләре өчен Кукмара янгын бүлегенең күзәтчелек эшчәнлеге буенча өлкән инспекторы белән очрашу оештырылды.

Чара барышында кунак янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән очракта гражданнар административ һәм җинаять җаваплылыгы тота дип белдерде.

Шулай ук, барлык катнашучыларга да янгын куркынычсызлыгы буенча төрле белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International