Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Китапханәче актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйковага 110 ел тулуына багышланган "Калфаклы сандугач" дип исемләнгән чара әзерләгән иде.
Интернат-йортта яшәүчеләр зур кызыксыну белән композиторның тормышы һәм иҗаты белән танышты, шигырьләрен һәм җырларын тыңладылар.