Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары катнашында тематик чаралар үткәрелде.
Чара никотинның кеше организмына начар йогынтысы турында әңгәмә кору белән башланып китте. Шулай ук, балаларга видеороликлар да күрсәтелде.