"Яңа йорт" приютында студентлар-волонтерлар кунакта булды

2016 елның 18 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Экологик Ирекле Оешма әгъзалары– студентлар булып кайтты. Кунаклар "Синичкин көне" дип аталган танып-белү уен чарасы әзерләгән иде.

Чара барышында күңелле уеннар, интеллектуаль викторина үткәрелде, видеопрезентацияләр күрсәтелде.

Программа ахырында приют карамагындагы балалар мөстәкыйль рәвештә кошларның мөһим роле турында сөйләде, кошларга, гомүмән табигатькә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International