Апас районында Хокукый ярдәм көне узды

2016 елның 18 ноябре, җомга

Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Апас районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды. Чарада башкарма комитеты, район полиция бүлеге, "Рассвет" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе вәкилләре, ветераннар советы һәм нотариус катнашты.

Әлеге чараның максаты булып ятим балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү торды.

Шулай ук, чара барышында барлык катнашучылар да белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International