“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Ветераннар хоры концерты узды

2016 елның 18 ноябре, җомга

2016 нчы елның 18 нче ноябрендә Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Умырзая” ветераннар хоры концерт куйды. Чараны Хайбулова  Рәмзия оештырды.

Чараның максаты булып  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тормыш мәшәкатьләреннән арындырып тору һәм җыр-моң аша Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәниятенә хөрмәт хисләре тәрбияләү торды. Шулай ук, ветеран- артистлар яшь чакларын искә алып, яшьлек җырларын җырлап, шаян татар һәм рус халык биюләрен башкарды.

“Концерт караганнан соң,  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка карата мөнәсәбәтләре яхшы якка үзгәрде”, – дип белдерде чараны оештыручылар. Чиксез мәрхәмәтле, игъбарлы булулары  өчен  ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International