Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында юрисконсультант, психолог, социаль белгеч, опека һәм попечительлек бүлеге белгече катнашында балалар хокукларын яклауга юнәлдерелгән чаралар узды.
Мәктәп төркеме укучылары белән "Минем хокук һәм бурычым" дип исемләнгән кинолекторий үткәрелде.
Шулай ук, чара барышында ата-аналар белән балигъ булмаганнарның хокуклары һәм аларның мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча фикер алышынды.