Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими уздырыла торган “Брейн Ринг – 2016” интеллектуаль уен оештырылды.
Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гомуми белем бирү мәктәп-интернатының укучылары белән берлектә "Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары" дип исемләнгән интерактив видеодәрес үткәрде.
24 ноябрьдә Казанның Мәскәү районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада түбәндәге алты предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак: «Казанский завод стальных дверей» ҖЧҖ, Кондратюк ШЭ, "Кама полимер материаллар заводы" ҖЧҖ, "Ростелеком", ПФ "ГАРТ", 55№ урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе, һ.б.
Бүген Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы Осиново авылында булып кайтты.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча Комиссиянең чираттагы утырышы үтте.
Бүген Затонский урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү чарасы узды.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Ялкын” социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен хәрби-патриотик музейга экскурсия оештырды.
Балаларда иптәшлек, дуслык, ярдәчелек тәрбияләүгә булышу максатыннан “Дуслык булмаса-эзлә, тапкач-югалтма” дигән темага мәктәп яшендәге балалар белән дәрес үткәрелде.
"М. И. Г." отряды волонтерлары Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә "Чиста һәйкәл" дип исемләнгән акция оештырды.
Яр Чаллы "Асылташ" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Укытучылар көне" узды. Бәйрәмнең кунагы булып приютта тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, социаль педагоглар, психолог һәм социаль эш белгечләре торды.