Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты учреждение ачылганга 15 ел узуын билгеләп үтте.
Учреждение директоры Дамир Ханзаров күп санлы кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук, ул мәрхәмәтлек, игелек төшенчәләренең күп кенә балаларга үзләрен тормышта табарга ярдәм итүен билгеләп үтте.
Озак еллар фидакарь хезмәт куйган, яшь буынга тәрбия бирүдә зур өлеш керткән, актив эшчәнлекләре өчен приют хезмәткәрләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.