ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында "ПЕРТРА" уен комплекты психологларның эшендә актив рәвештә кулланылып килә. Әлеге ысул социаль хезмәт алучылар белән коррекцион эшләр алып бару өчен кулланыла.

 

Жәмгыятьтә яшүсмерләр һәм олылар арасында наркомания һәм тәмәке тарту иң кискен проблемаларнын берсе булып санала.  Шуңа күрә яшьләрне авыр һәм катлаулы тормыш вакыйгаларына дөрес карарга өйрәтү бик мөһим мэсьәлә.

 

2016 елның  23 ноябрендә Яр Чаллы «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими  уздырыла торган  интеллектуаль уен «Брейн Ринг» булып узды.

 

Иртәгә Казанның Мәскәү районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Иртәгә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

“2014-2020елларга ТР халкының наркотиклашуын кисәтү” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова хезмәттәшләре өчен лекция үткәрде.

 

"Гаилә кунакханәсе" клубы эшчәнлеге кысаларында Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Әни һәм Мин" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Биредә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге ата-аналар катнашты.

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары үсеп килүче буынны иҗтимагый хезмәткә җәлеп итүгә зур игътибар бирә. Белгечләр фикеренчә, хезмәткә тәрбияләү шәхеснең һәрьяклап үсешенә ярдәм итү чарасы буларак билгеләнә.

 

Халыкара алдыннан “Мәрхәмәтлек” үзәге социаль педагоглары 1 нче ноябрьдән 21 нче ноябрьгә кадәр “Минем әни” исемле балалар рәсеме конкурсы үткәрде.

 

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре Наталья Маснавиева һәм Лариса Насыйрова бәйрәм чарасы үткәрде. Әлеге чарага күп балалы, аз керемле һәм социаль яктан куркыныч хәлдә калган 10 гаилә чакырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International