Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында "ПЕРТРА" уен комплекты психологларның эшендә актив рәвештә кулланылып килә. Әлеге ысул социаль хезмәт алучылар белән коррекцион эшләр алып бару өчен кулланыла.
Психолог фикеренчә, комплектның абруйы шунда ки, ул белгечкә бик күп мәсьәләләрне чишергә ярдәм итә.
Әлеге җиһаз теләсә кайсы яшьтәге өлкәннәр һәм инвалидларның психологик үсешен һәм коррекция эшләрен алып барыр өчен стационар учреждениеләрдә киң кулланыла.