"Гаилә кунакханәсе" клубы эшчәнлеге кысаларында Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Әни һәм Мин" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Биредә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге ата-аналар катнашты.
Дәрес барышында дустанә, уңай атмосфера хөкем сөрде. Биремнәрне үтәгәннән соң, дәрескә йомгак ясалды.
Чара ахырында катнашучыларга "Балалар тәрбияләүдә әниләр роле" дип исемләнгән буклетлар тапшырылды.