Халыкара алдыннан “Мәрхәмәтлек” үзәге социаль педагоглары 1 нче ноябрьдән 21 нче ноябрьгә кадәр “Минем әни” исемле балалар рәсеме конкурсы үткәрде.
Чарада катнашучы 12-15 яшьтәге күп балалы, тулы булмаган һәм ведомствоара исәптә торган яшүсмерләр “Мин әниемне яратам”, “Әни һәм сабый”, “Минем әнием иң әйбәте”, “Без әни белән дуслар”, “ Гаилә учагы саклаучы” исемнәре астында үзләренең иҗади эшләрен тәгъдим итте. Бәйгедә катнашучылар рәсем аркылы әниләренә мәххәббәт һәм рәхмәт хисләрен җиткерә алды.
Конкурста җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде, ә иң яхшы иҗади эшләр “Мәрхәмәтлек” үзәге күргәзмәсендә тәкъдим ителде.