“2014-2020елларга ТР халкының наркотиклашуын кисәтү” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова хезмәттәшләре өчен лекция үткәрде.
Чараның максаты булып психоактив матдәләр организмга зыян китерүе турында мәгълүмат җиткерү тора.
Чара барышында оештыручы наркомания белән авыручыларның статистикасы белән таныштырды, наркотик матдәләрнең төре турында сөйләде.
Белгечләр, үз чиратында Любовь Таировага оештырган чара өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.