Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 22 нче ноябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 173 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 124 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.
16 нче ноябрьдан алып 22 нче ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 101 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 91 азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.
2016 нчы елның 22 нче ноябрь көненә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1749 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 7 кешегә азрак.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр көненә багышланган тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләр күргәзмәсе узды.
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр көненә багышланган бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс узды.
23 нче ноябрь көнне «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында «Җир планетабызның байлыгы» темасына дәрес үткәрелде.
Түбән Камада "Әти, Әни һәм мин – эшчеләр гаиләсе" муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста 5-6 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы белән берлектә "Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына төркемле дәрес үткәрде.
Бөтендөнья сәламләү көне кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус чаралар үтте.