ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы балалар белән Сухарево авылында төркемле дәрес үткәрде.

 

Яр Чаллы “Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "7Я" балалар-ата-аналар клубының чираттагы интерактив дәресе узды.

 

Татарстан Җөмһүриятенең  хезмәт базарындагы  киеренкелекне  бетерү максатыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм “Сәүдә-финанс компаниясе “КАМАЗ” АҖ кыскартылу куркынычы булган 113  хезмәткәр  өчен алга чыгучы өстәмә һөнәри укыту программасы оештырды.

 

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Римма Борисова, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Миләүша Шакирова һәм 8 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Антонович белән берлектә Түбән Кама шәһәре ведомствоара патронажда торучы биш гаиләнең йортында булып кайтты.

 

Чистай "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш бирүче проектын тормышка ашыру кысаларында 16№ гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен “Восток” ААҖ экскурсия оештырылды. Әлеге экскурсияне предприятие җитәкчесе Иван Грачев үткәрде.

 

Каракларның корбанына еш кына фатирда озак вакытка берүзе калган, үзен яклый алмаган кешеләр төшә. Алар арасында өйдә караучысыз калган балалар, инвалидлар, ялгыз яшәүче гражданнар, пенсионерлар, өлкән яшьтәге кешеләр.

 

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мастер-класс үткәрде.

 

"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лола Нафикова инвалид балалар белән төркемле дәрес үткәрде.

 

Әниләр Көне уңаенан Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Алия Айсина, волонтерларЭльвиной Мухамадуллина һәм Илизирә Валиева белән берлектә открыткалар ясау буенча дәрес үткәрде.

 

Иртәгә Казанның Вахитов районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада районның 10 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International