"Шәфкать" үзәге психологы психоактив матдәләр куллануны буенча профилактик тренинг үткәрде

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Жәмгыятьтә яшүсмерләр һәм олылар арасында наркомания һәм тәмәке тарту иң кискен проблемаларнын берсе булып санала.  Шуңа күрә яшьләрне авыр һәм катлаулы тормыш вакыйгаларына дөрес карарга өйрәтү бик мөһим мэсьәлә.

Баулы "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү дәүләт автономияле социаль хезмэт учреждениясе психологы Шәрифуллина В. С. 7 нче номерлы мәктәптә 6 сыйныф укучылары белән психоактив матдәләр буенча профилактик тренинг үткәрде. Биредә шулай ук район Үзәк хастаханәсенең табибы, нарколог Гарайшин Ренат Мухаметзянович та катнашты.

Чара барышында психоактив матдәләр  һәм аның йогынтысы киләчәккә укучыларны начар гадәтләрдән саклап калу турында сөйләштеләр. 

Дәреснең максаты булып укучыларны каршылыкларны җиңү процессында сәламәт яшәү рәвеше  булдыру торды. Психолог рольле уен, анкета, әңгәмә, коллектив фикере ысулларын кулланды. Дәрес барышында укучылар үзләренең шәхси сыйфатларын курсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International