Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре Наталья Маснавиева һәм Лариса Насыйрова бәйрәм чарасы үткәрде. Әлеге чарага күп балалы, аз керемле һәм социаль яктан куркыныч хәлдә калган 10 гаилә чакырылды.
Чараның максаты булып әниләр һәм балалар арасында җылы әхлакый климат булдыру, гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыру, әниләргә хөрмәт белән карау тәрбияләү торды.