Яр Чаллы инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә интеллектуаль-танып белү уены оештырылды

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

2016 елның  23 ноябрендә Яр Чаллы «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими  уздырыла торган  интеллектуаль уен «Брейн Ринг» булып узды.

Чара Әниләр көненә багышланган  иде. Биредә алтышар кешедән торган биш команда катнашты. Уенда иң кыю, көчле, белемле һәм җитез  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International