ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

26 нчы ноябрь көнне Арча районында Республика интерактив укыту  тренингы булып узды.

 

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова социаль педагог Ольга Плаксина белән берлектә социаль хезмәт алучы ата-аналар өчен очрашу үткәрде.

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар “Кубок Бушидо-2016” мини-футбол спорт ярышында катнашты. Әлеге чара Кама Батенчук исемендәге төзелеш көллиятендә үткәрелде.

 


27
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә атна дәвамында Әниләр көненә багышланган бик күп чаралар үткәрелде. Балалар әниләренең рәсемен ясап, аларга матур теләкләрен язды, уеннарда катнашты. Шулай ук, бәйрәм уңаеннан төрле уеннар да оештырылган иде.

 

 


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Әниләр Көне уңаеннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың барлык әниләренә дә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары чираттагы мастер-класс үткәрде. Бу юлы егетләр һәм кызлар торцевания техникасы белән эшләргә өйрәнде.

 


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Среднекуморское авыл җирлегендә булып кайтты. Биредә белгечләр ялгыз инвалидлар һәм өлкәннәр өчен "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы буенча дәрес үткәрелде.

 

Тукай “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән наркотикларга каршы торуга юнәлдерелгән тренинг дәрес үткәрде. Әлеге чарада 13 балигъ булмаган бала катнашты.

 

"Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Әниләр көне уңаеннан махсус чара үткәрде. Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр чакырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International