"Балкыш" социаль приютында чираттагы мастер-класс узды

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары чираттагы мастер-класс үткәрде. Бу юлы егетләр һәм кызлар торцевания техникасы белән эшләргә өйрәнде.

Торцевание – кәгазь кул эшенең бер төре. Әлеге техника ярдәмендә күләмле картина, искиткеч мозаика, панно, открыткалар ясарга була.

"Әлеге ысул безнең приют карамагындагы балаларның иҗатын, сәнгать методларын үстерүдә ярдәм итә. Ул бик кызыклы һәм мавыктыргыч техникалардан санала. Торцевание куллар моторикасын, хәрәкәтләрнең төгәллеген, игътибар, фикерләүне үстерә” – дип сөйли педагог Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International