Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Әниләр Көне уңаеннан мөрәҗәгате

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Менә инде ничә гасырлар дәвамында Әниләр темасы танылган рәссамнар, бөек язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында чагыла. Ана образына зур урын бирелә, ул борын-борыннан изгелек, тәрбиялелек төшенчәләре белән бергә куела. Әйтик, Габдулла Тукайның "Өзелгән өмид" шигырендә лирик геройның анага күңел туреннән килгән дулкынландыргыч мөрәҗәгате сүрәтләнә. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән әсәрләрдә дә ана образын очратырга мөмкин. Муса Җәлил иҗатында ана образы кызыл җеп булып үтә. Мәсәлән, язучының “Ана бәйрәме” һәм башка шигырьләрендә бу образ эчке матурлыгы белән ачыла.

Ил һәм милләт язмышында чагылдырылган Ана образын зурлау барлык халыкларның иҗатында бихисап.

Безнең илдә Әниләр Көне шактый күптән түгел генә барлыкка килде, әмма, шуңа да карамастан, ул зур социаль әһәмияткә ия булды. Бу изге һәм якты бәйрәм яңа буын гражданнарына тәрбия бирүдә хатын-кызның зур роль башкаруын аңларга ярдәм итә. Нәкъ ана мәхәббәте изге гамәлләр эшләргә омтылыш бирә, кыенлыкларны кичерергә өйрәтә, таяныч булып тора.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында декрет ялында булган хатын-кызларга эш белән тәэмин итү буенча максатчан программалар гамәлгә ашырыла, өстәмә чаралар кертелә. Иң элек перинаталь ярдәмне арттыру, ана һәм бала сәламәтлеген саклауны ныгыту, балалы гаиләләрнең тормыш шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләргә зур урын бирелә.

Шуның белән беррәттә, федераль һәм республика кануннары белән каралган социаль пособиеләр түләү, максатчан программаларны гамәлгә ашыру балалы гаиләләргә, шул исәптән, балигъ булмаган, инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз аналарга,комплекслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Әниләр көне – ихлас ярату һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерү, чын күңелдән рәхмәт, мәхәббәт һәм кайгырту хисен белдерү өчен бер сәбәп булып тора.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан, барчагызга да нык сәламәтлек, бәхет, мул тормыш һәм гаилә иминлеге телим! Балаларыгызның уңышларыннан горурланырга язсын!

Бәйрәм белән!

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International