Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Әниләр көненә багышланган чаралар узды

2016 елның 25 ноябре, җомга

"Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Әниләр көне уңаеннан махсус чара үткәрде. Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр чакырылды.

Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Әниләрне онытмагыз” дип исемләнгән котлау акциясе оештырылды.

Шулай ук, Саба "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Волонтерлар" отряды белән берлектә 3 нче балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган чара үткәрде. Биредә 21 мәктәпкәчә бала катнашты.

Шундый ук чаралар Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кукмара "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кукмара “Шәфкатьлек” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Арча "Мәрхәмәтлек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.

Моннан тыш, Балтач шәһәр мәдәният үзәгендә "Кадерле әниләр" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә 320 әниләр чакырылган иде. Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында исә, яңа форматтагы интеллектуаль чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International