26 нчы ноябрь көнне Арча районында Республика интерактив укыту тренингы булып узды.
Тренингта катнашучыларны Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының урынбасары Абдреева Юлия Ивановна сәламләде.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар җитәкчеләре һәм бөтен Республика буенча волонтер төркемнәрен әйдәп баручылар волонтерлык проекты эшчәнлеген ничек өр-яңадан башларга кирәклеген белделәр.
Чара барышында “Картлык –шатлык” хәйрия фонды белгечләре бу юнәлеш буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Тренингта катнашучылар өчен инвалид һәм өлкәннәр өчен үзара аралашу мәйданчыгы мастер класс дәресләре дә эшләде.
Чара Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат –йортында яшәүчеләр өчен концерт программасы белән тәмамланды.