Тукай “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән наркотикларга каршы торуга юнәлдерелгән тренинг дәрес үткәрде. Әлеге чарада 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Укучыларга наркотиклар турында объектив мәгълүмат җиткерелде. Дәреснең максаты булып наркотик мәтдаләргә негатив караш формалаштыру, үз вакытында конфликтларны чишә белергә өйрәтү торды.