Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар “Кубок Бушидо-2016” мини-футбол спорт ярышында катнашты. Әлеге чара Кама Батенчук исемендәге төзелеш көллиятендә үткәрелде.
Ярыш VIII төрдәге махсус (коррекцион) белем бирү учреждениеләре, Кама төзелеш көллияте коррекцион төркеме укучылары, махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды.
Шулай итеп, ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, "Асылташ" приюты беренче урынны яулады. Җиңүчеләрне "Бушидо-2016" Кубогы һәм дипломнар белән бүләкләделәр.