Яр Чаллының 13 предприятие һәм оешмасы хезмәткәрләр эзли

2016 елның 25 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чараның максаты булып эшсезләргә эшкә урнашуда булышу, вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтү торды.

Ярминкәдә “ТАТПРОФ” АҖ, “ГАЗОБЕТОН" ҖЧҖ, "АвтоЗапчасть КАМАЗ" ҖЧҖ, "Начало" ҖЧҖ, "ТД Дуслык" ҖЧҖ, "Содексо ЕвроАзия" ҖАҖ, "Электротранспорт" ҖАҖ һәм башкалар катнашты.

Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: смена башлыгы, фельдшер, кладовщик, дефектоскопист, заточник, термист, автобус йөртүче, пешекче, огнеупорщик, маляр, наладчик, зуборезчик, чистильщик, электромонтер, электрогазосварщик, тракторчы, слесарь-сантехник, контролер, токарь, формовщик, плавильщик, уборщик, штамповщик, атучы, лаборант, кондитер, кассир, официант һәм башкалар.

Барлыгы ярминкәгә 145 кеше килгән иде, шуларның 17нә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International