Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган атнага йомгак ясадылар

2016 елның 27 ноябре, якшәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә атна дәвамында Әниләр көненә багышланган бик күп чаралар үткәрелде. Балалар әниләренең рәсемен ясап, аларга матур теләкләрен язды, уеннарда катнашты. Шулай ук, бәйрәм уңаеннан төрле уеннар да оештырылган иде.

Атна ахырында “Барлык йолдызлар әниемә” дип исемләнгән концерт узды. Балалар анда үз талантларын күрсәтте,  җырлар җырлады, биеде, әниләр турында шигырьләр сөйләде, бергә уеннар уйнады.

Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый чаралар балалар  һәм ата-аналар өчен бик мөһим. Алар бер- берсенә якынная, мөнәсәбәтләре уңайлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International