Кама "Веста" үзәгендә социаль хезмәт алучы ата-аналар өчен чара үткәрелде

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова социаль педагог Ольга Плаксина белән берлектә социаль хезмәт алучы ата-аналар өчен очрашу үткәрде.

Очрашу башында катнашучыларга "Ни өчен хатын-кызлар елый" дип исемләнгән социаль видеоролик күрсәттеләр. Аннары күңелле конкурслар һәм викториналар оештырылды.

Чара чәй табыны артында истәлекле сувенирлар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International