"Киләчәккә билет" пилот проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты 2 нче гимназия 9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
Нурлатта Инвалидлар декадасы уңаеннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Айшинский урта гомуми белем бирү мәктәбе югары сыйныф укучыларының әти-әниләре белән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
#ЮмартСишәмбе "Веста" үзәге һәм Түбән Кама шәһәре волонтерлары белән берлектә үткәрелә торган хәйрия акцияләре буларак билгеле. Бу юлы акциягә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студент-волонтерлары кушылды.
2016 нчы елның 20 нче декабрендә “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында Арча волонтерлары Арча «Мәрхәмәтлек” үзәге психологы Миләүшә Шаесламова җитәкчелегендә тыл хезмәтчәннәренең йорт яны тирәсен кардан чистартты. Үз йорты белән яшәүче ялгыз кешеләр өчен бу бик зур ярдәм булды.
Биектау районы социаль яклау бүлеге һәм Ветераннар советы инициативасы буенча Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты узды.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Чираттагы мастер-класс Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узды. Бу юлы иҗади дәреснең темасы Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле иде.
ТР "Инвалидлар һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга эш урыннарын булдыру" Законы нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.