Биектау районы социаль яклау бүлеге һәм Ветераннар советы инициативасы буенча Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты узды.
Интернат-йорт карамагындагылар өчен район үзешчән сәнгать артистлары, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, "Балкыш" фестивале катнашучысы Галия Камалова чыгыш ясады.