Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Айшинский урта гомуми белем бирү мәктәбе югары сыйныф укучыларының әти-әниләре белән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
Биредә хезмәт базарындагы вәзгыять, квалификацияле эшче кадрлар җитмәү турында сөйләделәр.
Билгеләп үтик, "Мин һөнәр сайлыйм" проектын тормышка ашыру кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ата-аналар җыелышына "М. Горький исемендәге Завод" АҖ вәкилен чакырды. Кунак предприятиедә кирәкле һөнәрләр, эшче һөнәре буенча укыту перспективалары турында сөйләде.