Волонтерлар тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтте

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

2016 нчы елның 20 нче декабрендә “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында Арча волонтерлары Арча «Мәрхәмәтлек” үзәге психологы Миләүшә Шаесламова җитәкчелегендә  тыл хезмәтчәннәренең йорт яны тирәсен кардан чистартты. Үз йорты белән яшәүче ялгыз кешеләр өчен бу бик зур ярдәм булды.

“Бу эш безнең өчен бик мөһим. Ялгыз яшәүче кешеләр өчен, аларга ярдәм итү  генә түгел, ә аралашу һәм игътибар да кирәклеген аңлый башлыйсың” дип ассызыклады Миләүшә Шаесламова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International