Түбән Кама "Веста" үзәге хәйрия акцияләре уздыруны дәвам итә

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

#ЮмартСишәмбе "Веста" үзәге һәм Түбән Кама шәһәре волонтерлары белән берлектә үткәрелә торган хәйрия акцияләре буларак билгеле. Бу юлы акциягә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы студент-волонтерлары кушылды.

#ЮмартСишәмбе халыкара хәйрия хәрәкәте, аның төп максаты булып дөньяда хәйрия үсешенә яңа импульс бирү, мөмкин кадәр күбрәк хәйриячеләрне җәлеп итү тора. Моның белән бәйле рәвештә, "Веста" үзәге белгечләре акцияләр үткәрүне дәвам итә һәм мохтаҗ гаиләләргә тиешле ярдәм күрсәтелер дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International