Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Әкият" татар дәүләт курчак театрында Яңа ел кичәсендә булып кайтты.
Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Елена Голованова һәм "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илиза Чернышева Мәскәүдә узган " Россиядә Социаль сәясәт 2030: социаль партнерлык стратегиясе" VI социаль форумында катнашты.
20 Әлмәт гаиләсе тормышында шатлыклы вакыйгасын билгеләп узды. Алар уңайлыклары булган фатирлар ачкычларына ия булды. Фатирга ия булучылар – физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күп балалы гаиләләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм янгыннан зыян күргән гаиләләр.
Янгын куркынычсызлыгы эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре төркемле дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Чистай психоневрологик интернаты карамагындагылар шәһәркүләм "Джакколо" өстәл уены ярышында катнашты.
Түбән Каманың ике мәктәп укучысы Республика “Киләчәккә билет” һөнәрләр турында иншалар бәйгесенең бүләкләренә лаек булды. Бүләкләү тантанасы "Аҗаган" Балалар үзәгендә узды.
15 нче декабрьдә “Шатлык” балалар приютында мәктәп яшендәге балалар белән “Мендәр өчен итек” дигән түгәрәк булып узды. Дәреснең максаты булып балаларга мендәрчекләр тегү технологиясен аңлату торды.
Шушы көннәрдә Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби дан музеенда булып кайттылар.
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы мастер-класс узды. Бу юлы иҗади дәреснең темасы Яңа ел белән бәйле иде.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты һәм республиканың Профсоюзлар федерациясе белән эш бирүчеләр берләшмәләренең Координацион советы арасында 2017-2018 елларга социаль-икътисади сәясәт алып бару һәм социаль партнерлыкны үстерү турында өч яклы килешү имзаланды. Әлеге рәсми чара Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.