"Киләчәккә билет" пилот проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты 2 нче гимназия 9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде.
Балаларга хезмәт базарындагы хәл турында сөйләделәр, актлар залында видеороликлар күрсәттеләр.
Аннары укучылар тест язды.