Нурлатта Инвалидлар декадасы уңаеннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнашты.
Биредә шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре вакансияләр тәкъдим итте, эш шартлары белән таныштырды.
Моннан тыш, үзәк белгечләре эшкә урнаштыру буенча консультацияләр бирде, законнар һәм эш белән тәэмин итү мөмкинлеге турында, интернет-ресурслар аша эш эзләү, шул исәптән "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасын куллану мөмкинлеге турында хәбәр итте.