Чираттагы мастер-класс Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узды. Бу юлы иҗади дәреснең темасы Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле иде.
Тәрбияче Рәисә Алпыспаева балаларга тозлы камыр эшләнмәләре тарихы турында сөйләде. Шулай ук, балалар презентация карады, тәрбияче сөйләгән хикәя тыңлады, мастер-класста катнашты.