2017 нче елда 1нче гыйнвардан алып 9нчы гыйнварга кадәр ял көннәре булачак

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.

2017 нче елда 1, 7 һәм 8нче гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.

Шулай итеп, 2017 нче елда 1 нче гыйнвардан алып 9нчы гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International