ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Ләйсән Галимҗанова спорт-күңел ачу дәресе үткәрде.

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иҗади дәрес узды. Чара барышында балалар яңа ел бәйрәмнәрен ничек уздырганы турында сөйләде.

 

2017 нчы елның 13 нче гыйнвар көнендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы һәм психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Әкият бар, әйе” дип исемләнгән темага чара үткәрде. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән 17 кеше катнашты.

 

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автоном дәүләт учреждениясының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль адаптация ягыннан авырлык кичерүче 8-11 яшьлек балалар өчен «Минем ресурсларым» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

 

Кичә Норлат "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үзәк карамагындагылар өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырды.

 

2017 елның 13 гыйнварында Арча районы  “Мәрхәмәтлек” үзәгенең  гаилә һәм балаларга   социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре күп балалы, тулы булмаган гаилә һәм  исәптә торучы балалар өчен “Кышкы маҗаралар” исемле уен  бәйгесе оештырды.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Яңа ел чыршысы белән саубуллашу” дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә 22 бала һәм 11 ата-ана катнашты.

 

 

2017 нчы елның  12 нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Акыл күнегүләре” дигән темага мини-тренинг үткәрде. Әлеге чарада  өлкән  яшьтәге 12 инвалид  катнашты.

 

Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Вероника Шәрифуллина тәмәке тартуны профилактикалау буенча 8 -9 сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International