Арча районы “Мәрхәмәтлек” үзәгендә бәйрәм чарасы оештырылды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

2017 елның 13 гыйнварында Арча районы  “Мәрхәмәтлек” үзәгенең  гаилә һәм балаларга   социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре күп балалы, тулы булмаган гаилә һәм  исәптә торучы балалар өчен “Кышкы маҗаралар” исемле уен  бәйгесе оештырды.

Чара бәйрәм кәефе тудыруга, хәрәкәт активлыгын арттыруга һәм яшьүсмерләрне үзара берләштерергә юнәлдеререлгән иде. Чакырылган кунаклар “Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре” турында  сокландыргыч презентация карады, җитез уеннарда, бию номерларында катнашты.

Ана-аналар сүзләренчә, мондый очрашулар  аларда һәм балаларда шатлыклы хисләр һәм яхшы кәеф кенә тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International