ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Кышкы каникуллар вакытында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бала хокукларын яклау буенча белгеч Екатерина Аксенова булып кайтты. Волонтерлар белән берлектә белгеч чыршы уенчыклары ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрде.

 


15
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы Антон Мельников шәһәркүләм рәсемнәр конкурсында җиңүче булды.

 

Кышкы каникуллар вакытында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 1 нче сәнгать мәктәбе укытучылары булып кайтты.

 

 


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча төркемле дәрес оештырды.

 

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.

 

"Социаль туризм" технологиясен тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре пенсия яшендәгеләр һәм инвалидлар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

 

"Киләчәккә билет" пилот проектын тормышка ашыруның дәвамы буларак Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Юлдуз урта гомуми белем мәктәбендә булып кайтты. Әлеге сәфәрнең максаты булып 8, 9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрү торды.

 

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ирина Кожевникова "Физкульт – сәлам!" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Биредә 6 мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашты.

 

Смәел авылында яшәүче  Минсылу Нәби  кызы Нәбиевага 13 нче гыйнвар  көнне 90 яшь тулды.

 

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күп балалы, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның яшәү шартын тикшерү максатыннан профилактик рейдлар оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International