ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

11 январьның 2017 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 538 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 197 кешегә азрак.

 

2017 нчы елның 11 нче январь көненә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1787 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 73 кешегә азрак.

 

Бүген Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иске Яңа ел белән хушлашу чарасы оештырылды.

 


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре белән берлектә профилактик рейдлар уздырды.

 

Бүген Изге-Авраамиев вәкилләре Спас интернат йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидларны Раштуа бәйрәме белән котлады.

 

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яңа ел кул эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды. Конкурста төрле категория гаиләләреннән 10 балигъ булмаган бала катнашты.

 


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында "Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең йортларында булып кайтты.

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Бәйрәмнәр вакытында янгынны кисәтү максатыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә патронаждагы гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрде.

 

“Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” ТР законы һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International