Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автоном дәүләт учреждениясының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль адаптация ягыннан авырлык кичерүче 8-11 яшьлек балалар өчен «Минем ресурсларым» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Әлеге чараның максаты булып тәмәке тарту, наркотиклар һәм алкоголь эчемлекләр куллануны профилактикалау торды.
Психолог җитәкчелегендә балалар психологик культураны формалаштыруга һәм шәһси ресурсларын актуальләштерүгә юнәлдерелгән тренинг күнегүләр үтәде.