"Изгелек" үзәгендә мини-тренинг узды

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 нчы елның  12 нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Акыл күнегүләре” дигән темага мини-тренинг үткәрде. Әлеге чарада  өлкән  яшьтәге 12 инвалид  катнашты.

Мини-тренингның максаты булып акыл эшчәнлеген саклау һәм аралашу күнекмәләрен үстерү торды.

Уен  аша баш мие эшчәнлеген, хәтер, игътибар  һәм аралашу күнекмәләрен арттыру мини-тренингның үзәгендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International