Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Вероника Шәрифуллина тәмәке тартуны профилактикалау буенча 8 -9 сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып яшүсмерләргә тәмәкенең зыяны, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында мәгълүмат җиткерү торды.
Дәрес барышында уен, әңгәмә, дискуссия кебек алымнар кулланылды. Шулай ук, яшүсмерләрнең тәмәкегә карашын ачыклар өчен, психилог балаларга анкета яздырды.
Моннан тыш, социаль педагог мәктәпкә сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлек тапшырды.